Газетага язылу

Татарстанда җылы һава торышы саклана

Бүген Татарстанда температура күтәрелү дәвам итә, нәтиҗәдә термометрларның көндезге һәм төнге күрсәткечләре арасындагы аерма 22 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

 Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана,  явым-төшем көтелми.

Җилнең тизлеге 2 метрдан 7 метрга кадәр булыр дип фаразлана, ул юнәлешен үзгәртеп торачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булуы ихтимал.

Төнге -1...-6 градус салкыннан соң ( кайбер районнарда -10 градуска кадәр) көндез Татарстан буенча һава +4...+9 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда +12 градуска кадәр җылы булачак. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре