Татарстанда җылы көннәр булачакмы?

Ниһаять, болытлы һәм көчле яңгырлы циклон чигенә.

Шимбә – 23 августта төбәккә җылы һава агымы үтеп керәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +23...+28 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез секундына 16 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә. Якшәмбе – 24 августта көндез термометрның терекөмеш баганасы +24...+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә дә җылы: +14...+19 градус.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе – 25 августта урыны белән яшенле яңгырлар, көчле җил булырга мөмкин. Сишәмбе – 26 августта явым-төшем туктаячак. Һава температурасы янә төшеп, көндезге сәгатьләрдә +19....+24 градустан артмаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре