Бүген Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Татарстанда Дәүләт Советында СВОда катнашучыларга багышланган “Батырлык һәм бурыч” күргәзмәсен карады. Анда Татарстандагы территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә эшләгән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетәрнең әйберләре урнаштырылган.
Элла Памфилова Актаныш һәм Яшел Үзән районнарындагы сайлау участокларына СВО батырларының исемнәрен бирү турында истәлек билгесе тапшырды. Актаныш районындагы 621нче участок – Рөстәм Вәлиев, Ә Яшел Үзәндәге 1518нче участок Виталий Кирсанов исемен йөртәчәк. Алар икесе дә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Сайлау участокларында геройлар турында мәгълүмат язылган истәлек такталары куелачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез