Газетага язылу

Татарстандагы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе: «Алда телне саклау проблемасы тора»

Телне саклар өчен берләшү кирәк. Татарстандагы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова фикеренчә, республикада яшәүче һәр милләт вәкиленең бурычы бер – телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны яшьләргә өйрәтү.

Татарстандагы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:  «Алда телне саклау проблемасы тора»
Фото: Татар-информ

– Бүген республикада 13 мең мордва яши. Районнарда 14 җирле оешмабыз бар, – ди Наталья Сабитова. – Безнең алда телне саклау проблемасы тора. Әнә шуңа да җирлектәге оешмалар арасында төрле проектлар әзерләп, шуларны тормышка ашырабыз. Күбрәк яшьләр белән эшлибез. Милләтнең киләчәге алар кулында икәне көн кебек ачык. Бу эштә дәүләт ярдәме бик зур. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе безгә гел булышып тора. Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән китаплар сатып алына. Хәзерге вакытта Татарстанның 3 мәктәбендә һәм 11 якшәмбе мәктәбендә мордва теле укытыла.

Наталья Сабитова туган теле белән беррәттән татар, рус телләрендә дә камил сөйләшә. Иренең татар милләтеннән булуы тормышларын тагын да күңелле иткән: бәйрәмнәр күбәйгән, аралашу арткан.

– Кызым белән татар телен өйрәнгәндә, шуңа игьтибар иттем: безнең телләр 25 процентка охшаш икән! Менә шуңа да татар теле якын инде безгә. Күп кенә атамалар бер төсле. «Алаша», «кода» бездә дә бар ул, – ди автономия җитәкчесе. – Кешеләр никадәр күбрәк телләр белсә, шулкадәр яхшырак. Ләкин һәркем үз телен саклап яшәсен иде. Тел ул – милләтнең җаны. Өйрәнмибез һәм өйрәтмибез икән, милләт югалырга мөмкин.

Өмет

Тәтеш районының Киртәле урта мәктәбе мордва теле укытучысы Галина Абраконова фикеренчә, әти-әниләрнең күбесе балаларын туган телдә сөйләшергә өйрәтми.

– Кайчак дәресләрдә бер сүз белмәгән баланы күреп аптырап китәм. Бу хакта әти-әнисенә дә җиткерәм. Ир белән хатын өйдә мордва телендә сөйләшә, әмма баласына өйрәтми. Рус телендә сөйләшсә яхшырак, диләр. Үзенекен белгән бала әллә ничә телдә сөйләшә ала ул, – ди укытучы. – Хәзерге яшьләр туган телнең матурлыгын белеп бетермиләр шул. Телгә кечкенәдән мәхәббәт тәрбияләсәң, ул югалмас иде.

Галина Абраконова өметен өзми. Мәктәпләрдә туган телен яратып укучы балалар бар. Алар төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Күбрәк Мордовиядә уза торган чараларга баралар.

– Аннан рухланып кайтабыз, музейларга керәбез, – ди Галина Абраконова. – Бу көннәрдә мордва теле бәйрәменә әзерләнәбез. Бәйрәмдә балалар татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен мордва теленә тәрҗемә итеп сөйлиләр. Күптән түгел Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Үз телеңдә аларны бөтенләй башкача кабул итәсең.

Башка милләтләр белән тату яшәү дә гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итә, ди туган тел укытучысы.

– Без районда дүрт милләт вәкиле бик дус яшибез. Мордва, татар, чуаш, рус милләте вәкилләре бәйрәмнәрдә дә тагын да туганлашып бетәбез. Безнең милли ризыкларыбыз да охшаш. Әле моңа өстәп, күршеләребез яратып ашый торган ризыкларны да пешерәбез, – ди Галина Васильевна. – Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә кешеләр белән аралашсак та, без ана телебезне йөрәк түрендә саклап йөртергә тиеш. Бу һәр милләткә кагыла. Тагын шунысы бар: милләтне, телне, гореф-гадәтләрне дуслык саклый, дуслык яшәтә!

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре