Әлеге закон проектын депутатлар VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 24нче утырышында кабул итте. Закон проекты федераль канунга тәңгәлләштерү максатыннан әзерләнгән. «Әлеге закон Россия Федерациясенең дәүләт флагы даими рәвештә эленә яки урнаштырыла торган оешмаларның исемлеген киңәйтә», – дип ачыклык кертте ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
Депутат сүзләренчә, федераль закон үз көченә кергәнче, дәүләт флагын белем бирү оешмалары, шулай ук яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру юнәлешендә эшли торган дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр генә урнаштырырга бурычлы булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез