Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматларынча, 16 гыйнварга каршы төндә һәм шул ук көнне иртән республиканың кайбер районнарында -25...-27 градус салкын булачак.
Татарстанның көнчыгыш өлешендә биргәк тә салкын булыр дип көтелә.
16 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава, уртача тизлектәге җил исәчәк һәм юлларда бозлавык сакланачак.
Берничә көн дәвамында һава шартларын билгеләгән көнбатыш циклоннарга алмашка Татарстан территориясенә Себер якларыннан антициклон үтеп керде. Шуңа күрә якындагы көннәрдә дә явым-төшем көтелми. Һава температурасы исә шактый ук төшеп, тәүлеклек уртача температура нормасыннан 7–10 градуска түбәнрәк булачак.
Ялларда – 17–18 гыйнварда көндез термометрның терекөмеш баганасы –11...–17 градуска кадәр төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә исә –19...–26, урыны белән –30 градус тәшкил итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез