Татарстанга янә көчле җил-яңгыр якынлаша – синоптиклар кисәтү игълан иткән

Татарстанга янә көчле җил-яңгыр якынлаша. Синоптиклар кисәтү игълан иткән. Кисәтү бүген көндез 14.00 сәгатьтән 19 июньдә 21.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, республикада, шулай ук Казанда яшен, секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр көчле җил, яңгыр көтелә. Урыны белән боз яварга мөмкин.
Чәршәмбе – 19 июньдә алмашынучан болытлы һава. Кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Көндез эсселек берникадәр сүреләчәк. Термометрның терекөмеш баганасы +23...+28 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында гына +31 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +17...+22 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре