Газетага язылу

Татарстанга яңгырлар якынлаша

Атна урталарында Татарстанда һава шартлары үзгәрә. Гәрчә җылы һава сакланса да. Гидрометеоүзәк фаразы шундый.

Хәзерге вакытта республикада антициклон йогынтысында тыныч, явым-төшемсез бик җылы һава урнашты. Төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 6-9 градуска югары. 13 марттан бирле Казанда 8 температура рекорды куелган.

Сишәмбе, чәршәмбе – 31 март һәм 1 апрельдә явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +8...+16 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +4...-1 градус  (мартның соңгы көнендә көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр) булачак.

Пәнҗешәмбе – 2 апрельгә каршы төндә явым-төшем ихтималы аз. Әмма инде иртән көньяк циклон республикага яңгырлар алып киләчәк. Әмма барыбер суытмый: көндез +9...+14, төнлә 0....+5 градус. Метеорологларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга, шимбә һәм якшәмбе – 3,4 һәм 5 апрельдә төбәктә урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы асылда үзгәрми диярлек: көндез +9...+14, төнлә 0...+5 градус тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре