Татарстанга килгән туристлар саны узган ел 4,2 миллион кешегә җиткән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына таянып, республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, былтыр республикадагы туристлар саны 2022 елдагы белән чагыштырганда 7,6 процентка арткан. Татарстан – бу күрсәткеч буенча ил төбәкләре арасында алтынчы урында. Алдынгылар сафына Мәскәү (20,1 млн турист), Краснодар крае (18,1 млн), Мәскәү өлкәсе (16,6 млн), Санкт-Петербург (11,7 млн) Ленинград өлкәсе (8,7 млн) кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез