Татарстанга коронавируска каршы вакцина кайта

Татарстан коронавируска каршы вакцина көтә. «Тәүге тапкыр бездә – Россиянең Гамалея институтында эшләнгән «Спутник V» вакцинасы якын араларда безгә кайтарылачак», – дигән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Ул шулай ук вакцинаның көчсезләндерелгән вирустан тормавын, ә ген модификациясе нигезендә эшләнелүен әйткән. «Ягъни, прививка ясатып, коронавирус белән зарарлану ихтималы юк», – дип аңлаткан баш эпидемиолог. Шул ук вакытта, «Роспотребнадзор» Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, коронавируска бәйле хәлләр начар булмауга карамастан, битлек кию һәм үзара ераклык саклау таләбе кимендә киләсе елның март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аның сүзләренә караганда, шуннан соң таләпнең гамәлдә булуын озайту яки юкка чыгару мәсьәләсе каралачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре