Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты, дип хәбәр итә Республика Рәисенең матбугат хезмәте. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы республикага эш сәфәре белән килде. Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерларының берсе. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 340 млрд сумнан артып киткән. Республика халыкның төп азык-төлеккә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча 1 урында, бәрәңге җыю буенча 2 урында, шулай ук ит, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча унлыкка керә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәләргә Россия Президенты, федераль Хөкүмәт һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәрьяклап ярдәме ярдәмендә ирешелгән.
Бүген урып-җыю кампаниясе актив алып барыла. Хәзерге вакытта Татарстанда чәчү мәйданнарының яртысы җыеп алынган, уртача уңыш – гектарына 40 центнердан артык. 2,73 млн тонна ашлык җыеп алынган.
Җитәкчеләр шулай ук төбәкнең агросәнәгать комплексын алга таба үстерү, тармакка ярдәм күрсәтү чаралары, авыл җирлекләрендә тормыш сыйфатын күтәрү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстанга сәфәре кысаларында Оксана Лут Чистай районындагы яңа бәрәңге эшкәртү һәм консервлау заводында булды, Апас районындагы кошчылык фабрикасы эше белән танышачак, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагын ачуда катнашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез