Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. “Бездә түләү күләме 2,9 миллион сум тәшкил итә. Шуның 2,5 миллион сумы – республика бюджетыннан, 400 мең сумы – Оборона министрлыгыннан бирелә.
Бу түләүгә махсус хәрби операциядә катнашырга җыенучылар гына түгел, бәлки яңа гаскәр – Пилотсыз системалар гаскәрләрендә, шулай ук Африка корпусында хезмәт итүгә контракт төзүчеләр дә дәгъва кыла ала. Барлык контрактниклар өчен полигоннарда әзерлек узу каралган”, – дип сөйләп үткән Горячев. 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләүне 2,9 млн сумга кадәр җиткерделәр.
Илдә – иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында – бөтенәй дә иң зур түләү бу. Ике өлештән тора: 2,5 млн сумы Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын министрлык бирә. Моннан тыш бүгенгә нәкъ менә Татарстанда СВода катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителгән. Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре, “Герань”нән алып, “Странник” чылбырлы тәгәрмәчле дроннар һәм экипажсыз катерларга кадәр – пилотсыз очучы, йөзүче яки хәрәкәтләнүче барлык җайланмалар белән идарә итәчәк.
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла. Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә өйрәтелә.
Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматларны сайттан (heroes-tatarstan.ru) табарга, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разрядлы) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры (117) буенча шалтыратырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез