Татарстанлы Африкада яшәүчеләрне шатландырган

Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Минзилә Фәхертдинова ире һәм гаилә дуслары белән Африкада ял итә. Танылган блогер барган һәр җирен үзенең язылучыларына да күрсәтә. Алар Африканың Занзибар ярымутравына юллама алганнар.

– Биредә авыррак хәлле кешеләр яши. Монда килеп урнашкач, язылучыларым икегә бүленде. Беренчеләре яхшы җирдә сез диләр, икенчеләре нинди урынга бардыгыз, сезнең өчен түгел дип язалар. Нигә алай булсын? Кеше бүген акчалы, иртәгә бернәрсәсез дә калырга мөмкин. Шуны онытмыйк. Дөньяның мондый ягын да күрегез дидем. Алайса, бөтенегез әллә кем булып кылана, – дигән ул.

Фәхердиновларга ял бик ошый.Табигатьнең матурлыгына да сокланып туя алмыйлар. Авыр хәлдә яшәүче халык белән сөйләшеп, аларның балаларына күчтәнәч тә өләшкәннәр. Шуны күреп, күп кенә кешеләр Минзилә ханымның картасына акча салган.

– 52 мең 300 сум акча җыелды. Берәүне дә мәҗбүр итмәдем. Күңеле кушканнар сәдака итеп салды. Чынлап та, тормышыбызга шөкер итәрлек бит һәркайсыбызның. Ә мондагы хәлне күрсәгез, елыйсылар килә. Җыелган акчага үзебез дә кушылып Африкадагы авыр яшәүче гаиләләргә он, май, дөге алдык. 50 гаиләгә күчтәнәч җыелмасы әзерләдек. Балалар өчен тәм-томнар да җыйдык. Сөендереп кайттык әле. Барыгызга да рәхмәт– ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре