Атнасына 5 көн эшләүче татарстанлылар ноябрь аенда 12 көн ял итә алачак. Анда ял көннәре графигы берничә бәйрәм һәм ял көннәрен үз эченә ала.
Ноябрь башында татарстанлыларны 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр озын ял көннәре көтә. Ул Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ноябрьнең беренче шимбәсе эш көне булачак — ял көне башка вакытка күчерелде.
6 ноябрь Татарстанда Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә өстәмә ял көне булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез