Татарстанлылар өчен июнь аенда чираттагы ял алуның ни өчен отышсыз икәнен аңлаттылар

Күпләр чираттагы ялын июнь аена планлаштыра. “Татар-информ” бу айда ял алуның ни өчен акча мәсьәләсендә отышсыз булуын аңлаткан.

Ял алдыннан хезмәткәргә түләү күләме айдагы уртача көн саныннан (29,3) чыгып исәпләнелә. Шул ук вакытта эш көне бәясе аның санына бәйле, чөнки һәр айда мондый көннәр саны – төрлечә. Эш көне кимрәк булган саен, аның бәясе дә арта, Ник дигәндә, хезмәт хакы үзгәрешсез кала бит. Димәк, эш көннәре азрак булган айларда ял иткәндә, “отпускной” акчасы кимрәк исәпләнелә.

Быел июнь аенда Татарстанда атнасына биш көн эшләүчеләрнең 18 эш көне һәм 12 ял көне булачак. Республикада яшәүчеләр, шимбә-якшәмбеләрдән тыш, 6 июньдә – Корбан бәйрәме, 12 июньдә – Россия көне уңаеннан, 13 июньдә – өстәмә ял көне күчерелү сәбәпле ял итәчәк.

Кыскасы, елның башка айлары белән чагыштырганда, июнь чираттагы ялга китү өчен иң отышсыз айларның берсе булачак. Бары тик гыйнварда гына эш көннәре тагы да азрак иде. Моннан тыш 2025 елда май ае ял алу өчен отышсыз булды, ноябрь дә шулай булачак (икесендә дә – 18әр эш көне). Ә инде Татарстанда чираттагы ял алу өчен иң отышлы айлар – июль һәм октябрь. Икесе дә 23әр эш көненнән тора чөнки.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре