Татарстанлыларны кыска эш көне көтә

Татарстан халкын киләсе атнада кыскартылган эш көне көтә. Бу 30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Айның соңгы эш көне, 29 август, бәйрәм алды көне булачак, шул сәбәпле эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Ләкин Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә ТР халкына өстәмә ял көне бирелми. Бәйрәм көне шимбәгә туры килә, ә республика бәйрәмнәре очрагында өстәмә ял көннәре күчерелми.

Август аенда биш көнлек эш графигы белән эшләүче татарстанлылар 21 көн эшләп, 10 көн ял итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре