Татарстанлыларның машина оту мөмкинлеге бар

15-17 март көннәрендә Россия Президентын сайлау узачак. Сайлауда катнашкан гаиләләрнең Lada Vesta машинасын оту мөмкинлеге бар.

Сайлау көннәрендә барлыгы 3 машина уйнатылачак. Машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Фотоконкурста катнашу шартлары:

1. 15-17 март көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр сайлауга барган җирдән гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Фотода махсус беләзек (ул тавыш биргәннән соң алырга мөмкин) күренергә тиеш.
2. Аннан әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram* битендә ике хэштег (#всейсемьейнавыборы #ТатарстанАлга) белән урнаштырырга кирәк.
3. Бер катнашучыдан бер генә фото кабул ителә.
4. Фотоконкурста республикада теркәлгән (пропискасы булган) кешеләр генә катнаша ала. Әлеге шартның үтәлгән булу-булмавы приз биргәндә оештыручылар тарафыннан тикшереләчәк.

Машиналар берәм-берәм уйнатылачак. Әйтик, 15 мартта шул көнне фото урнаштырган бер машина иясе ачыкланачак.

15 һәм 16 мартта җиңүче исеме "ВКонтакте"дагы "Татарстан Алга" төркемендә 21:00 сәгатьтә "туры эфир" вакытында билгеле булачак. Өченче машинаны 17 мартта 20:10 сәгатьтә "ТНВ" телеканалындагы "туры эфир"да уйнатачаклар.

Тулырак мәгълүмат белән сылтама https://family-tatarstan.ru/elections/?ysclid=ltmsst9w4k946610150 аша танышырга мөмкин.

*Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган оешма

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре