Кама Тамагы районыннан лейтенант Артур Әсхәдуллин 2022 елның көзендә мобилизацияләнгән энесе артыннан алгы сызыкка киткән. Офицерның батырлыкларын лаеклы төстә бәяләгәннәр: бүген аның күкрәген орден-медальләр бизи, дип яза “Татар-информ”.
Артур хәрби операция барышында солдатларның гомерен саклап каган өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Узган елның августында – “Сугышчан батырлык өчен” медале, сентябрьдә – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медаленә ия булган. Шул чагында батыр егетнең әти-әнисенә Рәхмәт хаты килеп ирешкән.
Ә шушы көннәрдә генә хәрби комиссариаттан Артур Әсхәдуллинның “Авдеевканы азат иткән өчен” медале белән бүләкләнүе турында шатлыклы хәбәр килгән.
“Бу гаиләне барча кешегә үрнәк итеп куярга кирәк. Әсхәдуллиннарның ике улы да – лаеклы солдатлар. Кечесе Айрат та бүләкләргә ия булган. Егетләрнең әнисе Резедә Әсхәдуллина – бик актив волонтер. Даими рәвештә посылкалар җыеп, фронтка җибәрә. Болар – чын мәгънәсендә патриотлар, бөтен ил белән бәйсезлегебез өчен көрәшүчеләр”, – дип белдергән районның хәрби комиссары Таһир Миннекәев.
Исегезгә төшерәбез: хәзер контракт хезмәте шартлары тагын да яхшырды. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Бер тапкыр түләнелә торган акча быел июнь-июль айларында әнә шундый зур күләмдә булачак. Шуңа өстәп, хәрбиләргә һәр ай саен 210 мең сум һәм аннан күбрәк түләнелә. Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматларны 8(800)222-59-00 телефоны аша шалтыратып белешергә мөмкин.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез