Махсус операциядә катнашучы Чаллы хәрбиләре Мәскәү төбәгенә килүнең икенче көнендә Кызыл мәйданда булды. Хәрбиләр «Билгесез солдат кабере» мемориалына чәчәкләр салды, «Зарядье» паркы буйлап йөреп чыкты һәм Мәскәү җәмигъ мәчетендә экскурсиядә булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
«Хәрби туганлык» һәм «Позывной МАМА» оешмаларының Дмитров район бүлеге чакыруы буенча Мәскәүгә Татарстаннан махсус операциядә катнашучы унике хәрби хезмәткәр килгән. Алар ике ял көнен башкалада һәм Дмитровта үткәргән. Биредә хәрбиләр өчен экскурсияләр һәм ял оештырылган. Сәфәр хәрбиләргә мораль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән, аны үткәрүдә волонтерлар ярдәм иткән.
Хәрбиләрне чакыру инициативасы белән ТР вице-премьеры, республиканың Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга «Хәрби туганлык» вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Аның тәкъдиме белән беренче төркемне Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучылардан формалаштырганнар. Идеяне шәһәр мэры Наил Мәһдиев хуплаган.
Әхмәтшин хәбәр иткәнчә, проектны киңәйтү турында килешү төзелгән – киләчәктә Мәскәүгә һәм Дмитровка Татарстанның башка шәһәрләреннән дә хәрбиләр чакырылачак. Мәскәү төбәгеннән махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр исә республикага килә алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез