Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков "Җиңү ракетасы" экипажына җитәкчелек итәчәк

Байконур космодромында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышлап ракета җибәрүгә әзерләнү эшләре төгәлләнеп килә. Бүген ракета йөрткеч корпусына рәсми символика рәсемен ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ” “Роскосмос” дәүләт корпорациясенең телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Ракетаны “Ракета Победы” дип исемләгәннәр. Ул 8 апрельдә “Союз МС-27” корабын орбитага алып чыгачак. Бу юлы галәмгә Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков, Россия космонавты Алексей Зубрицкий, шулай ук NASA астронавты Джонатан Ким очачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре