Газетага язылу

Татарстаннан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә 25 тоннага якын гуманитар йөк җибәрелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикадан Курс өлкәсендә яшәүчеләргә 25 тонна гуманитар йөк юлланды. Биредә яшәүчеләргә МЧС белән берлектә ярдәм ителә.

“Бүген без гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрәбез. 25 тонна чамасы ярдәм юллау күздә тотыла”, – ди “Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов.

“Ак Барс Созидание” хәйрия фонды акчасына Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен кирәкле индивидуаль азык-төлек җыелмалары булдырылган. “Ватаныбыз хәрбиләренең гаиләләре комитеты” (КСВО) штабыннан 18 капчык ярма һәм токмач, 1 200 литр чиста су һәм азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре белән 42 тартма төяп җибәрелгән.

Машиналар гуманитар ярдәм белән тулысынча тулганнан соң, автоколонна зыян күргән төбәкнең төп логистика үзәгенә – Курск шәһәренә китәчәк.

КСВО штабында 7 августта – Украина кораллы көчләре Курс өлкәсенә бәреп кергәннән соң икенче көнне үк игълан ителгән. КСВО штабы – элекке ателье бүлмәсе. Биредә теләгендә булган барча кеше фронтка якын төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә үзенең өлешен кертә ала. Матраслар, маскировка челтәрләре үрү өчен агач стойкалар, бензинда эшләүче генераторлар – боларның барысын да гади халык җыеп тапшырган.

Комитетның Казан штабына офицер хатыны Ангелина Галимова җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта аның ире Курск янында хәрби бурычларын үти. Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү – КСВО эшенең бер юнәлеше генә әле. Озакламый Галимова үзе үк Курск өлкәсенә барып, территориаль оборона хәрбиләренә гуманитар йөк тапшырырга ниятли.

Шулай ук ике пунктта: Казанның Вишневский урамы, 10нчы йортта һәм Патрис Лумумба урамы, 4 нче йортта гуманитар йөк җыю дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре