Татарстаннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә “Нива” машинасы озаттылар

Казанда Халыклар дуслыгы йорты янындагы мәйданчыкта Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы егеткә “Нива” ВАЗ 2121 (4×4) машинасы тапшырылды. Казанга ул, машинаны СВО зонасындагы бер подразделениегә алып китү өчен, Бахмут юнәлешеннән махсус кайткан.

Хәрбиләр өчен машина сатып алу идеясе, Татарстан Халыклары ассамблеясе башлангычында, “Народный фронт “За Россию” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге һәм таҗикларның Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган.

“Егетләребез өчен чираттагы ярдәм бу. Моңа кадәр берничә тапкыр иң кирәкле азык-төлек һәм җылы кием-салым әзерләп җибәрдек. Алга таба да СВОдагы хәрбиләребезгә ярдәм җыюны дәвам итәчәкбез. Татарстаннан киткән егетләр өчен шушы көннәрдә азык-төлекнең чираттагы партиясен һәм кышкы аяк киеме юлларга ниятлибез”, – дип сөйләп үткән таҗикларның Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе рәисе Сабриддин Тоиров.

“Татарстандагы милли-мәдәни автономияләрнең шул рәвешле ярдәм кулы сузуы күпмилләтле дус илдә яшәвебезне күрсәтә. Республикада барчабыз да җиңү хакына берләштек. Төрле яклап ярдәм күрсәтүчеләргә эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәбез”, – ди Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар ассамблеясе советы Башкарма комитеты җитәкчесе Рента Вәлиуллин.

“Татарстан Халыклар ассамблеясе, милли-мәдәни автономияләр СВО башланганнан бирле бер генә эштән дә читтә калмый. Төп максат – егетләребезнең җиңеп кайтуы. Белмәгән-күрмәгән кешеләргә ярдәм итүдән дә мөһимрәк әйбер юк. Милли-мәдәни берләшмәләр активистлары, үзләре үк безгә тәкъдимнәр белән чыгып, нинди файда китерә алулары, нинди ярдәм таләп ителүе белән кызыксына. Безнең бурыч – шушы процессны нәтиҗәле итеп оештыру”, – дигән фикердә Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.

Әйтергә кирәк, “Нива” вездеходы (2019 елда җитештерелгән) егетләргә таҗикларның милли-мәдәни берләшмәсе ярдәмендә сатып алынган һәм ремонтланган.

“Татарстан – күп милләтле республика. Безнең халык – бик ярдәмчел. Таҗиклар автономиясе нинди ярдәм таләп ителүен белү өчен “Ярдәм янәшә” республика хәрәкәтенә мөрәҗәгать итте. Дусларыбыз – таҗикларның милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәт, мондый эшләр җиңүебезне тизләтә!” – ди “Халык фронты”ның Татарстандагы төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе, “Ярдәм янәшә” республика хәрәкәте координаторы Ренат Фазылов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре