Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан сайланган депутат, моңа кадәр Дәүләт Думасының Мәдәният комитеты рәисе вазыйфасын биләгән Елена Ямпольскаяны үзенең киңәшчесе итеп билгеләгән. Бу хакта “Татар-информ” Кремльнең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Елена Ямпольская 2016 елда Дәүләт Думасы депутаты булган, 2018 елда Мәдәният комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән. 2011-2019 елларда “Культура” газетасының баш редакторы вазыйфасын биләгән.
2012 елдан дәүләт башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшләгән Владимир Толстой исә (рус әдәбияты классигы Лев Толстойның онык баласының баласы) вазыйфасыннан мәхрүм калган. 2013 елдан Президент киңәшчесе вазыйфасын биләгән Александра Левицкая да вазыйфасын югалткан.
2018 елдан дәүләт башлыгы киңәшчесе һәм Президентның климат мәсьәләләре буенча махсус вәкиле вазыйфасында хезмәт куйган Руслан Эдельгериев Президент ярдәмчесенә әйләнгән.
Россия Президентының тагын ике киңәшчесе: Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев һәм Антон Кобяков үзләренең вазыйфасында калган. Алар бу вазыйфаларны 2019 һәм 2014 елдан бирле били.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез