Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков Халыкара-космик станциягә очкан. “Союз МС-27” ракетасы Байконур космодромыннан уңышлы төстә очып киткән. “Роскосмос” “ВКонтакте” рәсми төркемендә бу вакыйганы туры эфирда яктырткан.
Галәмгә Рыжиков белән бергә “Роскосмос” космонавты Алексей Зубрицкий һәм NASA астронавты Джонни Ким очкан.
“Бу очыш Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Ракетаның исеме – “Ракета Победы”. МКС-73 экипажы орбитада 245 тәүлек эшләячәк. Кораб җирдән очып киткәннән соң өч сәгать узгач “Причал” модуленә килеп җитәчәк. Мәскәү вакыты белән 12.04 сәгатьтә аның Халыкара космик станциягә тоташуын көтәбез”, – диелгән “Роскосмос” хәбәрендә.
Исегезгә төшербез: космонавт Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Бөгелмәдә туган. Россиянең (СССР) 121нче космонавты булып тора. Россия герое (2018 елда бирелгән), Бөгелмәнең мактаулы гражданины.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез