Татарстанны төзекләндерү өлкәсендә башка төбәкләр өчен үрнәк буларак атап үттеләр

Татарстанда инде күптәннән төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Россиянең башка төбәкләренә дә республикадан өйрәнерлек әйберләр бар. Вице-премьер Марат Хөснуллин Казанда кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү форумында шулай дип белдерде.

“Барлык катнашучыларга, экспертлар һәм, әлбәттә инде, кабул итүче якка рәхмәт. Татарстан күптәннән төзекләндерү белән шөгыльләнә, аннан өйрәнерлек әйберләр бар. Бәя белән сыйфат нисбәте дисеңме, тормышка ашырылган бик күп проектлар дисеңме”, – дип билгеләп үтте Хөснуллин.
Ул шулай ук форумның уңай тәэсирләр калдырасына һәм эштә файда китерәсенә ышаныч белдерде.

Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да килде. Аны аэропортта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре