Татарстанның атказанган артисты Игорь Горчаков концертында җыелган акчаны махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрәчәкләр.
Җырчы Түбән Каманың Халык иҗат йортында чыгыш ясаган. Бу хакта «KazanFirst» район хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
 «Аның башкаруындагы эчкерсезлек, ватанпәрвәрлек белән сугарылган Ватанга тугрылык, батырлык, ныклык турындагы җырлар тамашачыларда горурлык һәм бердәмлек хисләре уятты», – диелгән хәбәрдә.
Артистның чыгышы көчле алкышларга күмелгән. Тамашачылар җырчыга һәм Россия хәрбиләренә ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез