Татарстанның бакчачылык ширкәтендә ач этләр кешеләргә һөҗүм итә

Июль башында Лаеш районының берничә бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр көтелмәгән “баш авыртуы”на дучар булган. Караучысының игътибары җитмәгән алабай токымлы ике зур эт бакчачыларны һәм аларның эт-мәчеләрен тәмам куркуга сабыштырган.

“5 июльдә кичен аллеябезгә 2 зур этнең атылып керүен күрдек. Алар ач иде, кемнәрнеңдер бакчасына кермәкче булды”. – дип сөйләп үткән “Надежда” ширкәте бакчачысы “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Шуннан соң этләр, бер бакчачының коймасы аша сикереп, көчегенә һөҗүм иткән.

“Коточкыч хәл булды. Кечкенә генә эт хуҗасының күз алдында җан бирде. Күршеләре ярдәмгә килмәсә, хәлләр тагын да аянычлырак төгәлләнергә мөмкин иде”, – дигән бу хәлне үз күзләре белән күргән ир-ат.

Шуңа күрә “Надежда”, “Якорь”, “Бытовик” һәм “Титан” ширкәтләре, берләшеп, бу проблеманы хәл итмәкче булган. Алар этләрнең биредә яшәүче бер кешенеке булуын, аның алабайларны тиешенчә карамавын ачыклаган.

“Хәзер дача сезонының кызган чагы. Биредә балалы гаиләләр, өлкәннәр күп. Барыбыз да эт-мәчеләребезне яратабыз. Янәшәдә генә ач алабайлар йөргәнен белеп торганда, өйдән чыгарга та куркыныч”, – ди бакчачылар.

Шуңа күрә алар, җирле хакимияттән алып, республика прокуратурасына кадәр, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән. Бакчачылар хакимияттәгеләрнең этләргә бәйле проблеманы хәл кыласына ышана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре