Газетага язылу

Татарстанның балалар иң аз туган районнары билгеле булды

Узган елның ун аенда Татарстанның 26 районында бала туу очраклары кимегән.

Алар арасында Мөслим (–19%), Яңа Чишмә (–18%), Әлки (–18%), Зәй (–16%), Азнакай (–14%), Апас (–12%), Кукмара (–11%) районнары бар. Ә менә 14 районда, әйтик, Балык Бистәсе, Баулы, Кайбыч, Мамадыш, Сарман, Менделеевск, Минзәлә һәм Лаеш районнарында, киресенчә, туучылар саны арткан. Гомумән алганда, узган елның гыйнвар–октябрь айларында Татарстанда 28 217 бала туган.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова министрлыкның коллегия утырышында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада гаиләләргә 65 ярдәм чарасы тормышка ашырыла. Шуның дүртесе – федерация (300 мең кешене колачлый), 61 е – республика (800 мең кешене колачлый) ярдәме. Мәсәлән, Сарман һәм Мөслим районнарында бала туганда 20 мең сумлык сертификат бирәләр. Мамадыш районында бу ярдәм – 10 мең сум, ә махсус хәрби операциядә катнашучының сабые туган очракта 20 мең сумны тәшкил итә. 2025 елда гаиләләргә ярдәм  күрсәтүгә барлыгы 38 миллиард сумнан артыграк акча юлланган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре