Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка Путин бүләк биргән

Баш казыйны Россия Президенты Владимир Путин Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә орден белән бүләкләгән.

Хәзрәтне республиканың төрле районнарыннан шалтыратып котлыйлар икән. Үзе өйдә юкта, шалтыратып киленнәре Альбина белән дә сөйләшәләр. Татарстан халкы казыйны бик ярата. Әнә, Аксубай районынан бер абзый, Җәлил хәзрәтне хөрмәт итүен әйтә. Альбина Фазлыеваның төп йорт килене икәнен белгәч,хәзрәтне ашатып- эчертеп,кадерләп тор инде. Аңладыңмы",- ди абзый.
"ВТ" коллективы исеменнән бездә Җәлил хәзрәтне мактаулы бүләге белән котлыйбыз. Рәхәтен күреп,киләчәктә тагын да дәрәҗәле булып яшәргә насыйп булсын.

Гөлгенә Шиһапова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре