Тукай районының Авлаш авылында канкойгыч җинаять кылынган. 83 яшьлек пенсионерны пычак белән кадап үтергәннәр. Аның мәете дустының йорты янындагы участокта табылган. Бу хакта "Шәһри Чаллы" хәбәр итә.
Дуслар төне буе спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Бер мизгелдә бәхәс чыккан һәм ул фаҗига белән тәмамланган. Ир-атның тәнендә очлы әйбер белән кадалган яралар ачыкланган. Җинаять урынында корал табылмаган, кан эзләре юылган.
Авылдашлары әйтүенчә, ир-ат сәламәт булган. Аның хатыны һәм балалары калган.
Мәрхүмне, аның дустын да авылдашлары уңай яктан гына бәяли. Ир-атлар бәйрәмнәрдә генә спиртлы эчемлекләр эчкәннәр.
Җинаять кылуда шикеле кеше кулга алынды. Тукай районы суды аны 2 айга СИЗОга җибәрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез