Татарстанның бер авылында янгында 49 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Бөгелмә районының Спас авылындагы янгында бер хатын-кызның гомере өзелгән.

Коткаручылар килгәндә, бер катлы торак йорт дөрләп янган булган. Алар 30 квадрат метрга җәелгән янгынны сүндергән.
Янгын сүндерүчеләр хәрабәләр арасыннан йортның хуҗабикәсе – 49 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан. Янгынның башлангыч сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре