Лениногорск районы Шөгер авылында Вильдановлар бакчасында бик озын көнбагыш үскән. Әлеге гигантның фотосын Вильдановларның кызы Лилия социаль челтәргә куйган булган. Фото күп караулар җыюдан тыш, күпләрдә кызыксыну уяткан. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Бу декоратив көнбагыш Шөгердә яшәүче Асия һәм Рәшит Вильдановлар бакчасында үскән.
«Яз аенда без чәчкәләр катнашмасы орлыкларын бакчага чәчкән идек. Шушы орлыклардан мондый биек көнбагыш чыгар дип уйламадык та. Ә ул әнә никадәр биеклектә үскән. Әти үлчәп караган, 4 метрдан артык биеклектә инде. Хәзер әти көнбагышны бәйләп куйды, югыйсә аварга мөмкин. Моның кадәр биеклектә көнбагыш үскәне юк иде. Беренче тапкыр күрүебез», – дип сөйләгән Лилия.
Фотода Вильдановларның кияве төшкән. Озы буйлы ир көнбагыш янында бик кечкенә генә күренә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез