Мондый мәгълүматларны Алабуга районы хисап сессиясе утырышы маткриалларына сылтама белән Татар-информ яза.
Алабуга мэры, район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, «Алабуга» махсус икътисади зонасы предприятиеләрендә хезмәт өчен түләүнең югары дәрәҗәсе яңа хезмәт ресурслары агымына ярдәм итә. Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында 50 меңнән артык белгеч эшли, аларның күбесе районнан читтә яши.
«Квалификацияле кадрларны шәһәрдә калдыру өчен аларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк», - ди ул.
Аның сүзләренә караганда, ел саен 80 мең кв.метр торак файдалануга тапшырыла – бу билгеләнгән планнан 20 мең кв. метрга артык. Параллель рәвештә социаль объектлар төзелеше алып барыла. Төп проектлар арасында – яңа никахлашу сарае, шәһәр мәдәният йортын яңарту тора.
Шул ук вакытта артып барган халык ихтыяҗларын тәэмин итү өчен торак төзелеше темпларын тизләтү һәм өстәмә инфраструктура объектлары булдыру таләп ителә. Аерым алганда, заманча гомуми белем бирү мәктәбе ачуга ихтыяҗ барлыгы турында да искәртелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез