Татарстанның бер шәһәрендә юлсызлыктан ялыккан ике ир-ат үзләре чокырларны "ямаган"

Түбән Каманың бер ишек алдында ике ир-атның асфальттагы чокырларны "ямаулары"н фотога төшергәннәр. Эшчеләрнең фотосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

«Ике инициативалы түбәнкамалы үзләре юлларны тәртипкә китерергә булган. Ир-атларга "лайк"мы?» ,- дип имзалаган фотоны автор.

«Чокырларны "ямау" технологиясе буенча яңгыр яки кар яуганда эшләргә кирәк иде» , «юл өслеген бозган өчен штраф та алырлар әле», «җитәкчеләр шулкадәр км асфальт салынды дип сөйләрләр әле", - дип комментарий калдырган язучылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре