Татарстанның Буа районы сулыгында ир-ат батып үлгән

Татарстанның Буа районында Ташкичү авылы янында фаҗига булган.

Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 13.50 сәгатьтә 1нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре җирле буа ярыннан 6 метр ераклыкта һәм дүрт метр тирәнлектә ир-атның мәетен тапкан.

Ир-атка 56 яшь булган. Аның мәетен полицейскийларга тапшырганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре