Татарстанның Диния нәзарәте вәкилләре кабат махсус хәрби операция зонасына барырга җыена

Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан киткән хәрбиләргә гуманитар ярдәмне туплау өчен 500 мең сумнан артык акча җыйган. Акча җыю төгәлләнгәч, Нәзарәт делегациясе хәрби частьларның берсенә барачак. Бу турыда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Ярдәм битараф булмаган кешеләр белән бергә туплана. «Әлегә бу – кирәкле сумманың яртысы гына. Егетләрнең үтенече буенча аларга азык-төлек, дарулар, маскировка челтәрләре, электроника һ.б. сатып алу ниятләнә. Акча җыю төгәлләнгәч, нәзарәт делегациясе хәрби частьларның берсенә юл тотачак», – дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Моңа кадәр мөфтият вәкилләре Луганск өлкәсе юнәлешендәге хәрби частьләрнең берсенә ике тапкыр командировкага барып кайткан. Татарстан мөфтияте делегациясе йөкләрне турыдан-туры солдатларның үз кулларына тапшырган. Соңгы сәфәр изге Рамазан аенда булган.

Әлеге хәрби частьнең 90 процентын Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык бистәсе районнары һәм Казаннан килгән Татарстан солдатлары тәшкил итә, алар арасында 50 кеше – дин нигезләрен үтәүче мөселманнар, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре