Газетага язылу

Татарстанның элеккеге вице-премьеры Энгель Фәттаховка кулга алыну вакытын озайттылар

18 июльдә Фәттаховны судка конвой белән китергәннәр. Аңа сүз әйтергә мөмкинлек биргәч ул хәтта елап та җибәргән.

"Минем ришвәт алуга катнашым булуы турында бер генә факт та һәм дәлил дә китерелмәгән. Мин тагын бер кат кабатлыйм – бернинди ришвәт алмадым, бу фирмаларга бернинди өстенлекләр дә күрсәтмәдем", - дип белдергән Фәттахов судта.

Үзенең гаепсезлеген исбатларга һәм арест астыннан чыгарга тырышуларына карамастан, суд арестны 21 сентябрьгә кадәр озайту карарын кабул итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре