Бу хакта Татар-информ хәбәри итә.
Грант акчаларын торак сатып алганда беренчел кертемгә, фатир бәясенең калган өлешен түләүгә яисә социаль ипотека кысаларында максатчан торак заемы буенча бурычларны каплауга юнәлтергә мөмкин.
«Татарстанда эшләүче яшь галимнәрне бу мөмкинлектән файдаланырга чакырабыз. Һәр фәнни нәтиҗә гаять зур тырышлык таләп итә, һәм республика үз потенциалын үстерүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Шәхси торакка ия булу яшь белгечкә республикада эшен дәвам итә алуына һәм планнарын төзи алуына ышаныч бирә», - диде Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Конкурста фән кандидаты дәрәҗәсенә ия булган 35 яшькә кадәрге галимнәр яки фән докторы дәрәҗәсенә ия булган 40 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Кандидатлар шулай ук Татарстанда кимендә өч ел фәнни эш стажына ия булырга, социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә торырга һәм фәнни казанышларга һәм республика фәнен үстерүгә шәхси өлешләрен керткән булырга тиеш. Гаризаларны караганда фәнни эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге бәяләнәчәк.
Документлар 2026 елның 14 сентябренә кадәр Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 кабинет. Аларны шәхсән бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин. Кабул итү эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр алып барыла, тәнәфес – 12:00 дән 13:00 гә кадәр.
Конкурс нәтиҗәләрен 26 ноябрьдән дә соңга калмыйча игълан итәргә планлаштыралар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез