Юл хезмәтләре карамагында – 1176 берәмлек юл техникасы. Аларның барысы да ГЛОНАСС системасына тоташтырылган. Техниканың кайда икәнлеген күреп-белеп тору, кирәк булганда, аны башка урынга җибәрү мөмкинлеге бирә бу. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә караганда, бозлавыкка каршы көрәшү өчен 334 мең тонна материал: 92 мең тонна техник тоз һәм 299 мең тонна ком әзерләп куелган. Ком-тоз катнашмасы 55 ком базасында саклана. Көйсез һава шартларында юл түшәмәсен вакытында карап-эшкәртеп тору өчен җитәрлек запас булдырылган, дигән сүз.
Юлларның иң хәтәр өлешләрендә аварияләрне кисәтү аерым игътибар үзәгенә алынган. Гадәттә кар көртләре, бозлавык бик тиз барлыкка килә торган 191 урында “Скользкая дорога” һәм “Ограничение максимальной скорости” дигән вакытлы юл билгеләре урнаштырылган. Мондый билгеләр йөртүчеләргә игътибарлырак булу, тиешле дистанция саклау мөмкинлеге бирә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин әйтүенчә, юл хезмәтләре 1 ноябрьдән тәүлек әйләнәсе эшләүгә күчкән. Белгечләр һава шартлары кинәт үзгәргәндә тиешле чаралар күрергә әзер. Техника һәм кирәкле материалларны әзерләп куюдан тыш, профилактик эшләр дә башкарылган. Автомобиль юлларын тигезләгәннәр, юл кырыйларын тәртипкә салганнар, су канауларын чистартканнар, су агызу торбаларын япканнар, күперләрне тышкы шартларда файдалануга әзерләгәннәр. Юллар торышы заманча технологияләрдән файдалану нигезендә күзәтеп торыла.
Министрлыкның геомәгълүмат системасы юлларның агымдагы хәлен, юл техникасының кайда эшләвенә, эшләр барышына күз-колак булып тору мөмкинлеге бирә. Автомобиль юлларындагы терәкләрдә урнаштырылган 83 автомат юл метеостанциясе һава торышы турында мәгълүмат белән тәэмин итә. Министрлыкта автомобиль юлларының торышы турында мөрәҗәгать итү өчен тәүлек әйләнәсе оператив хезмәт эшли. 8(843)291-91-91 телефоны аша шалтыратып, теге яки бу юлны карап тотуга бәйле кимчелекләр турында хәбәр итәргә мөмкин. Безнең белешмә: Татарстанда төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының озынлыгы 13 641 чакрым тәшкил итә. Шуның 11 775 чакрымы – каты (асфальт-бетон) түшәмәле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез