Газетага язылу

Татарстанның кирпеч җитештерүче компаниясе үзенең продукциясен биржада сата башлаган

Быел Татарстанның керамик кирпеч җитештерүче компаниясе үзенең продукциясен «Биржа ЦТС» электрон сәүдә мәйданчыгында тәкъдим итеп, системада теркәлгән оешмалар сафына кушылган.

Татарстанда төзелеш өлкәсеннән барлыгы 150дан артыграк оешма мәйданчыкта эшли инде. Болар – подряд оешмалары һәм товар җибәрүчеләр, дип хәбәр итә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.

– «Биржа ЦТС» алыш-биреләрне тизләтә, отышлырак итә, аукционнарга юл ача. Биредә торгларда бернинди дә яшерен комиссияләр алынмый. Система продукция сатуның өстәмә ысулын булдырып, безнең оешма өчен яңа мөмкинлекләр ача», –дигән фикердә «Алексеевская керамика» компаниясендә эшләүчеләр.

Кирпеч җитештерүче компаниягә торгларда катнашучы буларак бик гади һәм җиңел генә теркәлү мөмкинлеге, шулай ук биржа эшенең үтә күренмәле булуы ошый.

Тулаем алганда, әлеге биржада төзелеш өлкәсендә металлопрокат, инерт материаллар, кирпеч, агач материаллары, портландцемент, шулай ук штукатурка, кабель, җылылыкны саклаучы плиткалар кебек продукция буенча алыш-бирешләр ясала. 

Хәзерге вакытта «Төзелеш ресурслары бәяләренә мониторинг турында» 23.12.2016 ел, № 1452 Россия Хөкүмәте карарына үзгәрешләр үз көченә кергән. Бу исә, закон нигезендә, сәүдә оештыручыларга (электрон мәйданчык, тышкы мәгълүмат системасы операторларына) төзелеш материаллары бәяләрен күзәтеп бару өчен кирәкле мәгълүматларны «Главгосэкспертиза России» оешмасына тапшыру һәм аларны төзелеш өлкәсендә бәя куюның федераль дәүләт мәгълүмат системасына урнаштыру мөмкинлеге бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре