Татарстанның коммуналь объектларын яңартуга бер елда 11,7 миллиард сум юнәлтеләчәк

2025 елда Татарстанда инженерлык инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә 11,7 миллиард сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Әлеге сумманың якынча 8,5 миллиард сумы – ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән гамәлгә кертелгән республика программасы кысаларында финанслау.

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә Татарстанда 3,16 миллиард сум бүлеп бирелгән. Әлеге сумманың 1,66 миллиард сумы республикага федераль бюджеттан бирелгән. Әлеге акчаларга алты муниципалитеттагы 36 объект яңартылачак һәм 99 чакрым инженерлык челтәре алыштырылачак.

Татарстан Рәисенең республика программасы буенча эшләр инженерлык инфраструктурасының 100 объектына кагылачак. 269 чакрым коммуналь челтәрне алыштырачаклар.

Хәзерге вакытта 2025 елга планлаштырылган эшләр 75 процентка үтәлгән. 57 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән.

«Без инженерлык челтәрләрен алыштыру эшендә 2030 елга кадәр ирешергә тиешле күрсәткеч – ел саен челтәрләрнең гомуми күләменнән 2,5 процентны алыштырырга», – диде Шәйдуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре