Республикада дәүләт тарафыннан 5927 мәдәни мирас объекты саклана. Шуларның 2269ы – архитектура һәйкәлләре, 3059ы – археология корылмалары, 599ы – шәһәр коруга нигез булган объектлар. Быел мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына 60 корылма кертелгән.
Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе Иван Гущин әйтте.
 –Алар турындагы белешмәләр мәдәни мирас корылмаларының бердәм дәүләт реестрына һәм башка мәҗбүри мәгълүмат системаларына кертелә, – диде Иван Гущин. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта “Татарстанның мәдәни мирас объектлары”системасы эшләнә.
 –Безнең бурыч – кеше ресурсын минималь файдаланып булган мәгълүматларны системалаштыру, саклап калу һәм анализлау һәм кешегә кулланырлык итү, – диде комитет рәисе.
Быел мәдәни мирасны саклау буенча республика комитеты хезмәткәрләре 1,3 миллионнан артык төрле форматлы архив материалларын цифрлаштырган һәм республика буенча мәдәни мирас объектларының мәгълүмат базасын булдырган.
Иван Гущин БРИКС саммитына әзерлек кысасында Казанның 80 архитектура һәйкәлен ремонтлау эшләре турында да сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез