Газетага язылу

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясый башлаячаклар

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясалачак. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәтенә слытама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

РКБ рентген-хирурглары өчен йөрәк биопсиясе өчен материал алу буенча мастер-классны Томск фәнни-тикшеренү үзәгенең интервенцион кардиология бүлеге җитәкчесе, йөрәк ритмы бозылуларын диагностикалау һәм дәвалауның югары технологияләр лабораториясенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Роман Батталов үткәрде. Аның сүзләренчә, диагностиканың әлеге ысулы МРТга караганда төгәлрәк санала.

Метод нигезендә, рентген-хирург рентген-контроль астында йөрәк яныннан өч кисәк ала, аннары патологоанатом гистологик тикшеренү үткәрә. Пациент өчен процедура авыртусыз була.

«Бу методика федераль үзәкләрдә кулланыла. Әмма һәр клиника да мондый тикшеренүләр үткәрергә үз өстенә җаваплылык алмый. Ләкин МРТ да, КТ да биопсия кебек төгәл картина бирә алмый. Шуңа күрә еш кына бу диагноз куюның бердәнбер ысулы. Безнең үзәктә елына 150 гә якын шундый тикшеренү эшләнә», – дип сөйләгән Роман Батталов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре