Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Җиңү көне алдыннан «Төньяк» группировкасындагы Россия хәрбиләренә чираттагы шефлык ярдәме китерде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясе «Төньяк» группировкасы командованиесенә дүрт «УАЗ» автомобиле, ике «Нива» автомобиле, алты мотоцикл, төрле махсус хәрби техника, генераторлар, дроннар һәм квадрокоптерлар, шулай ук азык-төлек продуктлары, медикаментлар, кием-салым һәм башка әйберләр тапшырды.
Равил Әхмәтшин хәрбиләргә Курск өлкәсен азат иткән өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады. «Сезгә якыннарыгыз, әти-әниләрегез, тормыш иптәшләрегез янына тизрәк кайтуыгызны телим. Кемдер алгы сызыкта бурычлар үти, кемдер – тылда. Әмма барыбызның да бурычы бер – яңа җиңүебезне якынайту. Без сезне көтәбез!» - дип белдерде ул.
Равил Әхмәтшин махсус хәрби операциянең беренче айларыннан ук фикердәшләр төркемен җыйды. Алар ярдәм җыярга булыша һәм аны хәрбиләргә шәхсән илтеп тапшыра. Бу юлы хәрбиләргә йөкне Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Руслан Гаджиев, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан логистикасы һәм автомобильләрдә йөк ташу» коммерцияле булмаган партнерлыгы» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Левашов, хәйриячеләр Рөстәм Гатауллин («БарсМед» компаниясе) һәм Рафаэль Фаизов, Татарстан вәкиллегенең эшләр идарәчесе, 1нче ранг капитаны Рөстәм Әмирханов җыйды һәм илтеп тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез