Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 105 нче утырышында «Татарстан Республикасы Рәисе һәм 18 нче Мәләкәс сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутаты сайлауларын үткәргәндә күрү буенча инвалид булган гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү чаралары турында» карары кабул ителде.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм тавыш бирү көненә, 14 сентябрьгә, киңәйтелгән шрифт белән кандидатлар турында мәгълүмати материаллар әзерләргә, шулай ук сайлау участокларында Брайль рельеф-нокталы шрифтын кулланып, сайлау бюллетеньнәрен мөстәкыйль тутыру өчен махсус трафаретлар булуын тәэмин итәргә карар кылды. Төрле дәрәҗәдәге сайлауларда мондый җайланмаларны күрү мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар куллана.
«Сукырлар һәм начар күрүчеләргә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итү өчен, без аларга булачак тавыш бирү турында алдан хәбәр итәбез, сайлау участокларында тактиль күрсәткечләр куябыз, бюллетеньнәрне тутыру өчен тавыш бирү кабиналарын лупалар һәм махсус трафаретлар белән җиһазлыйбыз. Мондый трафарет бюллетень салына торган тишекле тыгыз конверттан гыйбарәт. Теге яки бу кандидатка тавыш биргәндә, билгене кую өчен аның фамилиясе каршысында тишек табарга кирәк. Аерым ихтыяҗлары булган сайлаучыларга игътибар – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм тавыш бирү көненә системалы әзерлегенең бер өлеше», – дип билгеләп үтте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләренә республиканың барлык 2752 сайлау участогын сукыр һәм начар күрүче сайлаучылар өчен мәгълүмат материаллары һәм трафаретлар белән тәэмин итү турында күрсәтмә бирелде.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез