Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Надежда Тарасова ел азагына кадәр тулысынча электрон документлар әйләнешенә күчүнең планлаштырылуы турында белдергән. Бу исә суд актларын үтәүне шактый ук гадиләштереп, кәгазьдән файдалануны киметәчәк.
Суд приставлары федераль хезмәтенә ел башыннан бирле барлыгы 400 мең чамасы башкару документы алынган. Шуның 40 проценты – электрон рәвештә. Статистикадан күренгәнчә, быел 52 мең кеше суд приставларына кабул итүгә язылган. Шуларның яртысы, шәхсән үзе бармыйча гына, телефон аша яки башка оператив чаралар ярдәмендә, теге яки бу мәсьәләне хәл кылуга ирешкән.
“Кешеләр яңа системага күнекте. Бу исә шәхси кабул итүләр эшен җиңеләйтте. Хәзер инде, элеккеге кебек, озын-озын чиратлар барлыкка килми”, – дип билгеләп үткән Тарасова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез