Татарстанның Төзелеш министры урынбасары вазыйфасыннан киткән

Рафар Шакиров Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары вазифасын калдырдып, төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсен җитәкләячәк.

Тиешле указга төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин кул куйды. Яңа җитәкчене коллективка тәкъдим иткәннәр.

Рафар Шакиров 2009 елдан алып 2014 елга кадәр Чаллы башкарма комитеты башлыгы урынбасары булып эшләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре