Татарстанның Волейбол федерациясе узган елга нәтиҗә ясады

Казанда волейболны үстерү турында сөйләштеләр. Республиканың Волейбол федерациясе конференциясендә әлеге оешманың президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомстволар, предприятиеләр, уку йортлары, спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт институтында узган чараны ачканда Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия Волейбол федерациясе генераль секретаре Александр Еременконың сәламен җиткерде. «Татарстан федерациясе илдә иң яхшылардан берсе булып тора. Ул күпкырлы эш алып бара, волейбол үсешенә яңалыклар кертә. Аның алга таба да алдынгылыкны саклап каласына ышанам», – диелгән телеграммада.

Федерациянең 2023–2024 еллардагы эш йомгаклары һәм быелга бурычлар турында сөйләгәндә башкарма директор Мансур Кәримов аерым игътибар һәм дәүләт ярдәме таләп иткән берничә мәсьәләгә тукталды. Әйтик, командаларның спорт ярышларында катнашуын финанслау буенча республика нормативларын гомумроссия күрсәткечләренә туры китерү, шулай ук спорт мәктәпләрендә һәм вузларда спорт резервын әзерләү эшен көчәйтү. Федерациянең вице-президенты Олег Брызгалов республикада «Мәктәп волейбол лигасы» турнирының барышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, турнирда барлык районнар һәм шәһәр округлары катнаша. Быелгы сезонда лига 771 мәктәптән 6 мең команданы берләштергән. 35,5 меңнән артыграк укучы дигән сүз бу. Утырышта шулай ук республикада һәм шәһәр-районнарда волейбол буенча спорт резервын әзерләү турында тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин, федерациянең башкарма директоры чыгышына тукталып, иҗтимагый оешма эшчәнлеген югары бәяләде. «Байтак эшләр башкарылган. Чаралар исемлеге сокландыра, волейболны үстерүнең темпы да сөендерә, – диде ул. – Планка шактый ук зур биеклеккә күтәрелде. Хәзер аны саклап калу гына түгел, бәлки, мөмкинлекләребезне бәяләп, федерация эшен тагын да нәтиҗәлерәк итү кирәк».

Федерация президенты әйтүенчә, уңышлар Бөтенроссия Волейбол федерациясе, Татарстан Спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары, «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак барс» волейбол клублары белән бергә эшләү нәтиҗәсендә килгән. Ул республиканың волейбол хәрәкәте партнерлары, иганәчеләренә, шулай ук урыннардагы спорт хезмәткәрләренә, спорт төрен сөючеләргә рәхмәт белдерде.

Әмма волейболны үстерү юнәлешендә начаррак эшләүче районнар да бар. Фәрит Мөхәммәтшин эшне нәтиҗәле оештыру буенча Чаллының волейбол федерациясе бүлеген мисал итеп китерде. Үрнәкне алардан аласы һәм булган мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре