Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов хатыны белән сайлауга килде. Ул Казанның 107 нче гимназиясендә урнашкан 258 нче сайлау участогында тавыш бирде.
«Без монда үзенчәлекле хисләр белән, мөһим, шатлыклы вакыйга көтеп киләбез. Без үз бурычыбызны үтәдек. Гаиләбез белән тавыш бирдек», – диде Салават.
Ул шулай ук Татарстанның башкаларга үрнәк булып хезмәт итәргә лаеклы төбәк булуын билгеләп үтте.
«Монда без киләчәгебезне сайлыйбыз. Барысы да без сайлаган, планлаштырган кебек барачак. Безнең илдә һәм Татарстанда зарланырга сәбәп юк, без барлык милләтләр, халыклар өчен үрнәк булып яшибез», – дип уртаклашты җырчы.
Популяр артист сайлау участогы ишекләренә кергән минутларда колонкалардан аның башкаруында җырлар яңгырады. Җырчының җанатарлары, аны күреп, аның белән фотога төшүне сорадылар, сайлауда яраткан артисты белән бер бинада катнашу алар өчен горурлык, дип әйттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез