«Татэнергосбыт» акционер җәмгыяте директоры, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.
"Җиңү көне белән! Хөрмәтле татарстанлылар! Һәркайсыбыз өчен иң изге, бөек бәйрәм – Җиңү көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу сан артында халкыбызның батырлыгы, ныклыгы, фидакарьлеге, рухи көче һәм XX гасырның иң коточкыч фаҗигасе басымында да сүнмәгән-сүрелмәгән ышанычы ята.
Сугыш җиле бөтен илгә, һәрбер йортка, һәрбер гаиләгә кагылган. Бөек Ватан сугышы фронтларында Татарстаннан 700 меңгә якын якташыбыз көрәшкән. Бу Җиңүнең нинди бәя белән яулануын беләбез һәм Ватаныбызның хөрлеге, бәйсезлеге өчен героик көрәштә сынмаган-сыгылмаган ватандашларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыкларын кадерләп саклыйбыз. Җиңүче-геройларыбыз белән горурланабыз һәм тыныч күк йөзе, яшәү, эшләү, һәр көнгә сөенү мөмкинлеге биргән өчен аларга чын йөрәктән рәхмәтләребезне белдерәбез!
Бүген безнең фидакарьләребез, иле һәм үз халкы хакына җиңүгә ышанычын югалтмыйча, янә Ватаныбызның чикләрен саклый. Без бүгенгенең кыйммәтен чын мәгънәсендә бәяләү һәм якты киләчәк төзү өчен узгандагы сабакларны онытмыйбыз.
Кадерле ветераннар, хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, хезмәтегездә уңышлар, үсеш һәм тынычлык телибез!" диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез